Центральная детская библиотека

“Бал кортлары дөньясында”

20 май – Халыкара умарта кортлары көне. Шул  уңайдан Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Бал кортлары дөньясында” дип аталган очрашу кичәсе үтте. Балтач гимназиясенең 6 А сыйныфы белән очрашуга умартачы, бал кортлары тормышы турында бик күп белүче Мансур Мәгъсүм      улы Хәбибуллин килде. Ул умартачылык, умарта кортлары турында укучыларга бик күп мәгълүмат җиткерде. Балалар да умартачылык темасына багышланган ребуслар, кроссворд чишеп белемнәрен күрсәттеләр.