Путешествие по русским народным сказкам
2022 ел – Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы.
Шул уңайдан, 18 май көнне Балтач Үзәк китапханәсендә «Путешествие по русским народным сказкам» дип аталган библиовикторина үткәрелде. Балтач гимназиясенең 1-Б сыйныфы укучылары күңелле викторина сорауларына җавап бирделәр. Алар иллюстрацияләр, предметларга карап һәм өзекләрне укып, әкиятләрне танып белделәр. Балалар үзләрен рус әкиятләре буенча чын белгечләр итеп күрсәттеләр.