Центральная детская библиотека

«Хәтер – мәңгелек!»

Бөек Ватан сугышын безнең көннәрдән нәкъ 77 ел вакыт аерып тора. Ләкин  еллар су кебек акса да, әлеге афәтне, илебезгә, миллионлаган гаиләләргә кайгы-хәсрәт китергән елларны оныту мөмкин түгел. Үсеп килүче яшь буын да илебез тарихыбын белергә тиеш. Шушы максат белән, 5 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Балтач урта мәктәбенә барып, 5 А сыйныфы укучылары өчен «Хәтер – мәңгелек!» дип аталган батырлык дәресе үткәрде. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларында Балтач районы тарихы, якташларыбызның фронттагы батырлыгы, тылдагы фидакарь хезмәте турында күп мәгълүмат бирелде, 6  якташ Советлар Союзы Герое турында сөйләнелде. Укучылар чараның икенче өлешендә хәрби темага башваткыч чишеп, белемнәрен күрсәттеләр.