Центральная детская библиотека

Китаплы яңгыр

21 апрель көнне 4нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеме Балтач Үзәк китапханәсендә кунакта булдылар. Сабыйлар Незнайка-Белмәмеш белән “Китаплы яңгыр” әдәби иртәсендә Китап планетасына сәяхәт иттеләр.  Китапханәче  аларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Незнайка нәни дусларына яңа әкият укыды. Незнайканың рюкзагындагы төрле кызыклы уеннарны балалар бик теләп уйнадылар, үзләренең тапкыр, җитез булуларын күрсәттеләр. Чара азагында балалар “Незнайка на луне” мультфильмын карадылар.