Центральная детская библиотека

«Тукай минем йөрәгемдә»

18-24 апрель көннәрендә «Республика балалар китапханәсе» татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукай минем йөрәгемдә» дип исемләнгән әдәби флешмоб башлап җибәрде.

Балтач үзәк балалар китапханәсе әлеге флешмобта катнашты һәм Габдулла Тукайның "Фатыйма белән сандугач" әсәренә видео яздырды.