Центральная детская библиотека

"Канатлы чәчәкләр"

Дөньяда һәр көн диярлек ниндидер бәйрәм яки нинди дә булса вакыйганы искә алу көне. Мәсәлән, 14 март - Күбәләкләрне өйрәнү көне.  Яз башында нинди күбәләкләр турында сүз бара ала диярсез? Табигатьнең гүзәллеге булган күбәләкләрне, аларның төрләрен өйрәнүгә көн багышлау әйбәт бит.

16 март көнне, Күбәләкләрне өйрәнү көненә багышлап,  Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Канатлы чәчәкләр" дип исемләнгән эко-уен узды.

Чарага Балтач урта мәктәбенең 1-в сыйныф укучылары килде. Презентация ярдәмендә балалар җирдә һәм безнең илдә яшәүче күбәләкләрнең төрле төрләре, алар турында кызыклы фактларны белделәр. Балалар экспромт театрда катнаштылар, күбәләкләр турында шигырьләр укыдылар, оригами күбәләк ясадылар.