Центральная детская библиотека

“Йолдызларга юл”

12 апрель - Космонавтика көнендә Балтач Үзәк китапханәсендә “Йолдызларга юл” (“Путь к звёздам”) дип аталган космик сәгать (космический час) үткәрелде. Бу көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе  планетарийга охшатып бизәлгән иде. Килгән кунакларны - Балтач гимназиясенең 7 А сыйныфы укучыларын космонавтлар булып киенгән китапханәчеләр каршы алды. Планетарийда Кояш системасына кергән планеталар турында мәгълүмат сөйләнде. Укучылар планеталар әйләнәсендә, “Восток” космик корабле янәшәсендә һәм космонавтлар белән фотога төштеләр. Космик сәгатьнең икенче өлешендә укучылар космонавтларга багышланган шигырьне сәхнәләштереп күрсәттеләр, төрле кызыклы сорауларга җавап эзләделәр, башваткычлар чиштеләр. Бергәләп “Трава у дома” җырын тыңлау, галәм турында видеоролик карау да чарада катнашучыларның космос турындагы белемнәрен тагын да арттырды.