Центральная детская библиотека

“Тылсымлы китап иленә сәяхәт”

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 25 март көнне 5 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар Балтач Үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Алар өчен “Тылсымлы китап иленә сәяхәт”  дип аталган уенлы иртә оештырылды. Китап – барлыкка килгәнче бик озын, озак юл үткән, авыр хезмәт белән туа торган кыйммәтле әйбер ул. Тәрбияви дә, мавыктыргыч та чарада катнашып, балалар менә шундый фикергә килделәр.