Центральная детская библиотека

“Тып-тып тама тамчылар...”

Язгы ләйсән яңгырлар ява торган чакта - 8 апрель көнне Тамчыкай  4нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче сабыйларны Балтач Үзәк балалар китапханәсенә,  “Тып-тып тама тамчылар...” дип аталган танып-белү сәяхәтенә чакырды. Балалар Тамчыкай белән бергә кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләр, кешеләр өчен кирәк булган яңгыр турында театраль тамаша карадылар. Китапханәче аларга яңгыр төрләре турында мәгълүмат биргән презентация күрсәтте.Тамчыкай белән бергә кызыклы яңгырлы-сулы уеннарда катнашып, кунаклар белемнәрен, тапкырлыкларын, җитезлекләрен дә сынадылар. Чара азагында тәкъдим ителгән “Земляничный дождик” дигән мультфильм да балаларның күңеленә хуш килде.