Центральная детская библиотека

Канатлы җырчылар

1 апрель  - Халыкара кошлар көне уңаеннан Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Канатлы җырчылар” (“Кто летает и поет – с нами рядышком живет”) дип аталган тематик әңгәмә  үтте. 2нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар кошлар турында белгәннәре белән уртаклаштылар. Кошлар темасына әзерләнгән биремнәрдә, уеннарда катнашып, кунаклар үзләрен тапкыр, игътибарлы  булуларын да күрсәттеләр.