Центральная детская библиотека

“Каршы алыйк канатлы дусларны”

31 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүчеләр өчен “Каршы алыйк канатлы дусларны” (“Встречай любовью стаи птичьи…”) дип аталган тематик иртә үткәрелде. Чара барышында кышлаучы һәм күчмә кошлар, иртә язда һәм соңрак кайтучы канатлы дуслар турында балаларга аңлаешлы мәгълүмат бирелде. Кунаклар викторина сорауларына җавап таптылар, кәгазьдән кошлар ясадылар, бердәм рәвештә кошлы картина иҗат иттеләр. Тематик иртә В.Бианки әсәре буенча төшерелгән “Оранжевое горлышко” мультфильмын карап тәмамланды.