Центральная детская библиотека

Мыраубикәләр, Мыраубатырлар...

30 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә песиләргә багышланган “Мыраубикәләр, Мыраубатырлар...” дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Чарага кунаклар бердәм атрибут – песи  колакларын киеп килделәр. Балалар йортка матурлык, файда китерүче, күңелләргә җылылык бирүче, кәефне күтәрүче, кайвакытта дәвалаучы бу җан ияләре турында бик кызыклы фактлар белән таныштылар, песиләрнең төрле токымнарын белделәр. Песиләр турында бик күп санда китаплар, мультфильмнар бар. Әдәби сәгатьтә, шуларга нигезләнеп, төрле  уеннар да уйналды.