Центральная детская библиотека

“Балалар китабы – сихри бер дөнья”

24 март көнне 5 нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар Балтач Үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Алар “Балалар китабы – сихри бер дөнья”  дип аталган китаплы утырмада катнаштылар.  Чарада “Язу ничек барлыкка килгән?”, “Китап ничек ясала?” кебек   бик күп сорауларга җавап бирелде. Балалар әкиятләр нигезендә оештырылган уеннарда катнашып та белгәннәрен күрсәттеләр.