Центральная детская библиотека

Фикер. Акыл. Интеллект

2022 ел – Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы.

Соңгы вакытта IT-технологияләр тормышыбызны бик гадиләштерде һәм элек фантастика буларак кабул ителгәннәр чынга ашты. Республикабыз бүгенге көндә цифрлаштыру буенча илдә танылган лидер булып тора.

Балалар да туганнан бирле цифрлы мохиттә яшиләр, укыйлар, эшлиләр. Бүтәнчә яшәүне алар күз алдына да китермиләр.

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында? 18 март көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Мысль. Разум. Интеллект” (“Фикер. Акыл. Интеллект”) дигән исем астында библиобум үткәрелде. Балтач урта мәктәбенең 3 Б сыйныфы укучыларына цифрлаштыруның асылы аңлатылды. Балалар “Цифрлаштыруда – илнең киләчәге” (“В цифровизации будущее страны”) дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, төрледән-төрле башваткычлар: кроссворд, ребуслар чишеп баш эшләттеләр.