Центральная детская библиотека

Яз керә күңелләргә

Әле генә кыш хакимлек итә иде, инде яз килде, дуслар. Җирдә ак кар ятуына карамастан, табигатьтә  яз исе килә, яз тавышы ишетелә, яз сулышы бөркелә! Әнә, яз китапханәгә дә кергән. Дөресрәге, китап укучылар үз куллары белән тырышып ясаган панноларга күчкән ул.

2 март көнне Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере”  клубына йөрүче китап укучыларның  панноларында – ерак  Япония куагы – сакура чәчәк атты! Сакура да яз билгесе!