Центральная детская библиотека

“Җыр булырлык сүзләр биргән туган телем, рәхмәт сиңа!”

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан 22 февраль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Җыр булырлык сүзләр биргән туган телем, рәхмәт сиңа!” дип аталган уенлы иртә үтте. Чарага Балтач бистәсенең 1нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар килгән иде. Аларга “тел”, “туган тел” кебек төшенчәләр аңлатылды, презентация аша төрле биремнәр башкарып, чараның кунаклары белемнәрен сынадылар. Балалар, татар, удмурт, рус телләрендә шигырьләр сөйләп, үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр. Уенлы иртә бергәләшеп башкарган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.