“Урманче иҗаты – мәңгелек”
Быел милләтебез татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг рәссам Бакый Идрис улы Урманченың тууына 125 ел тулуны билгеләп үтә.
Бакый Урманче исемен ишетмәгән татар кешесе юктыр. Аны татар сынлы сәнгатенә үзеннән искиткеч олы өлеш керткән атаклы сынчы, талантлы, күпкырлы иҗади мирас калдырган рәссам буларак беләбез.
Мәшһүр шәхесебезнең олы юбилеен каршылап, Балтач Үзәк китапханәсе Бакый Урманче иҗатына багышланган “Урманче иҗаты – мәңгелек” дип аталган онлайн видеоролик тәкъдим итте.
#балтач #балтаси #балтачүзәккитапханәсе #балтасинскаяцентральнаябиблиотека