Центральная детская библиотека

Китаплар бүләк итегез!

14 февраль - Халыкара китаплар бүләк итү көне. Бу - китап укуга һәм китапларга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән бәйрәм. Әлеге бәйрәм китап бүләк итүчеләрне һәм башкаларны китап бүләк итүгә рухландыручыларны берләштерә.

14 февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә «Китаплар бүләк итегез» дип исемләнгән китап бүләк итү акциясе узды. Укучыларыбыз китапханәгә әдәби китаплар бүләк иттеләр. Бик тиздән бу китаплар үз укучыларын көтеп, китап киштәләрендә урыннарын алачак.

#балтач #балтаси #балтачүзәккитапханәсе #балтасинскаяцентральнаябиблиотека