Центральная детская библиотека

Сугыш балалары. Герой пионерлар

Февраль аенда бөтен дөньяда балалар һәм яшүсмерләр белән бәйле ике бәйрәм билгеләп үтелә: яшь герой-антифашистны искә алу көне һәм халыкара солдат балалар көне. Шул уңайдан бүген Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 7-в сыйныф укучылары катнашында «Сугыш балалары. Герой пионерлар» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чарада укучылар герой пионерлар батырлыгы турында мәгълүматлар тыңладылар, сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр укыдылар. «Сильные духом. Читаем книги о разведчиках и партизанах» Бөтенрәсәй акциясенә кушылып, укучыларга «Три повести о войне» китабыннан Валентин Катаевның «Сын полка» әсәренең өзеге укылды.