Центральная детская библиотека

Һәр җәүһәрдә халкым тарихы

2022 ел – Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы. Әлеге уңайдан 8 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә 1 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашында «Һәр җәүһәрдә халкым тарихы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәяхәт  узды. Чарада балалар милли гореф-гадәтләр, халык һөнәрләре турында мәгълүматлар тыңладылар. Түбәтәй, калфак, намазлык, сандык, курай, тальян гармун һәм башка бик күп милли ядкәрләребез турында сөйләгәннәр балалар өчен бик кызыклы булды. Чараның кунаклары төрле уеннар  уйнап та милли киемнәр, уен кораллары турында белемнәрен арттырдылар.