Центральная детская библиотека

“Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!”

5 февраль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Мы за здоровый образ жизни!” ( “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!”) дип исемләнгән викторина булып узды. Чарада Балтач гимназиясенең 4А һәм 2И сыйныфы укучыларына витаминнарның файдасы, ни өчен физкультура белән шөгыльләнергә кирәклеге, дару үләннәре кулланып сәламәтлекне ныгыту турында сөйләделәр. Сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга? сорауларына презентация үткәрелде. Балалар “Азбука здоровья” дип исемләнгән күргәзмә белән дә таныштылар. Спорт уеннарына багышланган табышмакларга җавап әйттеләр, витаминнар белән сыйландылар.