Центральная детская библиотека

Үлемне җиңгән шәһәр

Моннан нәкъ 78 ел элек - 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград  камалыштан чыга. Илебезнең икенче башкаласы булып саналган Ленинград  1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр  872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен  ачлык, ялангачлык, үлем исе аңкып торган  гаҗәеп авыр  чор була бу.  Ленинградлыларның тарихка кергән тиңдәшсез батырлыгын искә алып, Балтач Үзәк китапханәсе “Үлемне җиңгән шәһәр” дигән исем астында  дайджест-ролик  тәкъдим итте.