Гномнарда кунакта
30 нчы декабрь көнне нәни китап укучылар өчен чын мәгънәсендә маҗаралы кышкы әкият оештырылды.Чара Белоснежка һәм аның дуслары – гномнар катнашында театраль тамаша белән башланып китте.
Балалар гномнар белән бергә төрледән-төрле уеннар уйнадылар.
Бәйрәмнең икенче өлешендә Кыш бабай белән Кар кызы килде. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйналды, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр,бергә кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Яңа ел тамашасы азагында Кыш бабай балаларга бүләкләр өләште һәм истәлеккә фотосурәткә төште.