Центральная детская библиотека

“Винни-Пухта кунакта”

18 гыйнвар аенда атаклы инглиз балалар язучысы А.Милнның тууына 140 ел тулды. Әлеге уңайдан 21 гыйнвар көнне Балтач урта мәктәбенең 1 А сыйныфы укучылары Балтач Үзәк балалар китапханәсенә “Винни-Пухта кунакта” әдәби уенына килделәр. Балаларга А.Милн һәм аның мәшһүр “Винни-Пух и все-все-все” китабы турында сөйләнде. Укучылар әлеге китапны русчага тәрҗемә варианты - Б.Заходерның “Винни-Пух и его друзья” китабы белән чагыштырып карадылар. Чараның икенче өлешендә хәрәкәтле уеннар уйналды  һәм белемне сынаган биремнәр эшләнде. Винни-Пухның кунак сые – үзе турында мультфильм да балалар күңеленә хуш килде.