Центральная детская библиотека

“Все про Новый год” (“Барысы да Яңа ел турында”)

Кыш бабай белән Санта Клаус арасында нинди аермалыклар бар?  “Ну, погоди!” мультфильмында кайсы герой Кыш бабай була? Яңа елда зурлар яндырып җибәрә торган, очкыннар чәчүче таякчыклар ничек атала? Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавапны кемнәр белә? Әлбәттә, китап сөюче, күп укучы балалар белә! Балтач Үзәк балалар китапханәсенең китап укучылары нәкъ шундыйлардан. Алар өчен 5 гыйнвар көнне “Все про Новый год” (“Барысы да Яңа ел турында”) дип аталган карлы викторина үткәрелде.