Кышның карлы, назлы әкияте
14 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Кышның карлы, назлы әкияте” (“Снежная-нежная сказка зимы”) дип атлаган фантазияле китап күргәзмәсе эшли башлады. Кар патшабикәсе үзенең яраннары – кар-бураннары белән бергә, китап укучыларыбызга китаплар да алып килгән. Фантазияле китап күргәзмәсе балаларны табигатьнең серле ел фасылы – кыш һәм могъҗизалы Яңа ел бәйрәме хакында китаплар укырга чакыра. Биредә Кыш бабай белән Кар кызы турында күпсанлы әкиятләр дә урын алган.