Центральная детская библиотека

Энҗе бөртекләре

“От чистого истока” проекты кысаларында 10 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Энҗе бөртекләре" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Әлеге чара Яңгул авылында гомер итүче якташ шагыйрә Энҗе Закирова иҗатына багышланган иде. Чарада катнашкан Балтач урта мәктәбенең 3 б сыйныфы укучылары  кичәнең башлам өлешендә балалар өчен шигъри җыентыклары басылган  якташ шагыйрьләр иҗаты  турында мәгълүмат алдылар. Кичәдә Энҗе Закированың тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды. Укучылар  Энҗе ханымның балалар өчен язылган шаян шигырьләреннән эшләнгән слайдлар буенча кызыклы биремнәр үтәделәр, берсеннән-берсе матур, мәгънәле шигырьләрне  укыдылар.