Центральная детская библиотека

Батырлары белән данлы Балтач җире

Бүген - 9 декабрь көнне Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.

Әлеге истәлекле көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенә барып, “Батырлары белән данлы Балтач җире” (“Подвигом славны наши земляки”) дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрделәр.

8 б сыйныфы укучыларына бәйрәмнең килеп чыгу тарихы аңлатылды, якташ батырларыбыз турында мәгълүмат бирелде. Алар Бөек Ватан сугышы, данлыклы шәхесләргә, хәрби темага кагылышлы белемнәрне тирәнәйтеп, кроссворд сорауларына җавап бирделәр.