Центральная детская библиотека

Батыр исеме мәңге онытылмас!

3 декабрь – Россиядә Билгесез солдат көне. Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя.

    Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясенә барып, “Батыр исеме мәңге онытылмас!” (“Герои на все времена”) исеме астында батырлык сәгате үткәрделәр. Укучыларга бәйрәмнең барлыкка килү  тарихы аңлатылды. Чараның икенче өлешендә балалар бергәләп “Хәрби кроссворд” чиштеләр.