Центральная детская библиотека

Гадел яшәргә кирәк!

Коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында, 19 ноябрь көнне Балтач Үзәк   балалар китапханәсендә “Гадел яшәргә кирәк!”  дип аталган әкиятләр буенча библиомаршрут үткәрелде.

Коррупция темасын балаларга төшендерүнең иң уңайлы чарасы – аны халык әкиятләренә таянып аңлату.  Чарага килгән кунаклар – Балтач урта мәктәбенең  2 А сыйныфы укучылары, китапханәче сөйләгән әкият буенча, геройларның кылган гамәлләре законлымы-юкмы икәнлекләрен аңлаттылар.  “Кырыс” һәм “шат” смайликлар белән әкиятләрдәге төрле гамәлләргә бәя биреп тә бардылар.

#балтач #балтаси #балтасинскаяцентральнаябиблиотека

#балтачүзәккитапханәсе