Центральная детская библиотека

Сувенир ваза

Кул эшләрендә – башкаручының күңел җылысы, фантазия-хыяллары... Мондый эшләрне балалар бигрәк тә яратып башкаралар. Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” клубы китап укучыларга хыялланырга, илһамланырга менә дигән мөмкинлек бирә. Бүген – 17 ноябрь көнне клуб әгъзалары сувенир ваза ясадылар. Бер карашка гади генә катыргы торба махсус җеп, төсле пыяла, атлас ленталар белән бизәлеп, сокланырлык сувенир вазаларга әйләнде.

#балтач #балтаси #балтачүзәккитапханәсе  #балтасинскаяцентральнаябиблиотека