Центральная детская библиотека

Экологик уку

12 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә татар язучысы Альберт Хәсәновның тууына 90 ел тулу уңаеннан, “Бүре баласы Чатан” китабы буенча экологик уку уздырылды.  

   Тормыш һәм көнкүрешебезгә яңа технологияләр һәрдаим кереп, кулланылып тора. Алар яшәешне уңайлы итә. Ә табигать өчен  нинди нәтиҗәләр бирә бу үзгәрешләр?

Укучылар табигатьтә барган үзгәрешләр турында фикер алыштылар. Теманы дәвам итеп, китапханәче “Карлыгачым” дип дәшүчеләр булыр микән?” хикәясен кычкырып укыды.

#балтач #балтаси #балтачүзәккитапханәсе #балтасинскаяцентральнаябиблиотека