Халыклар бердәмлегендә – илнең көче
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне кысаларында “Сәнгать төне 2021” IX Бөтенроссия мәдәни-белем бирү акциясе уза.
Шуның белән бәйле рәвештә, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Халыклар бердәмлегендә – илнең көче” дигән исем астында иҗади остаханә оештырылды. Чарада катнашучылар Халыклар бердәмлеге көненең барлыкка килү тарихы турында мәгълүматлар тыңладылар. Балалар, бергәләшеп, Балтач районы җирлегендә дус-тату яшәүче милләтләргә багышлап картина иҗат иттеләр.
#НочьИскусств2021 #КультураРФ,
#РоссияОбъединяет #балтач #балтаси #балтасинскаяцентральнаябиблиотека