Центральная детская библиотека

Бердәмлек чәчкәсе

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне кысаларында “Сәнгать төне 2021” IX Бөтенроссия мәдәни-белем бирү акциясе уза.

Шуның белән бәйле рәвештә, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Бердәмлек чәчкәсе” дигән исем астында флешмоб үтте. Чарада катнашучылар кәгазьдән чәчәк таҗлары кисеп, аларны төрле төсләргә буядылар, бу таҗларны берләштереп, чәчәк хасил иттеләр. Чәчәкнең үзәгендә “Бердәмлек” сүзе, ә таҗларында шушы бердәмлекне  тулыландырып торыр өчен кирәкле булган гомумкешелек сыйфатлары язылган. Укучылар әлеге сыйфатларны балалар әдәбияты әсәрләреннән, әкиятләрдән дә эзләделәр.

 

#НочьИскусств2021 #КультураРФ,

#РоссияОбъединяет  #балтач #балтаси #балтасинскаяцентральнаябиблиотека