Центральная детская библиотека

Тылсымлы сәйлән

Һәр бала талантлы, һәр бала нәрсәгә дә булса сәләтле.  Кайсыдыр бии, җырлый, кемдер кул эшенә оста, укырга сәләтле була...  Балаларның нинди дә булса эшкә сәләтен вакытында  күреп алып, мактап, тагын да үсәргә мөмкинлек бирергә генә кирәк.

Китапханәбезнең актив китап укучысы Нәбиева Алия укуда да сынатмый, сәйләннәрдән кул эшләрен иҗат итәргә дә бик оста. Бүген – 2 ноябрь көнне, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә үткәрелгән “Тылсымлы сәйлән” дип аталган иҗади сәгатьтә ул үзенең яратып башкара  торган мавыгуын башка китап укучылар белән дә уртаклашты. Балалар сәйләннән  энә карагын ясадылар.

#балтач #балтаси #балтачүзәккитапханәсе #балтасинскаяцентральнаябиблиотека