Без төрле, без бергә!
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнен каршылап, 27 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Без төрле, без бергә!” дип исемләнгән тарихи сәгать үтте. Әлеге чарада Балтач гимназиясенең 4 Б сыйныфы укучылары катнашты. Алар Халыклар бердәмлеге көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар һәм әлеге теманы яктырткан слайд-шоу карадылар.
#балтач #балтаси #балтачүзәкбалаларкитапханәсе #балтасинскаяцентральнаядетскаябиблиотека #деньнародногоединства #халыкларбердәмлегекөне