Өлкәннәр - алтын канат
1 октябрь – Өлкәннәр көне. 30 сентябрь көнне әлеге күркәм бәйрәмне каршылап, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Өлкәннәр – алтын канат” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Кичәдә Балтач урта мәктәбенең 1- а сыйныфы укучылары һәм аларның әби-бабайлары катнашты.
Бәйрәм чарасын китапханәчеләр катнашында “Кирлемән яңа дуслар эзли” спектакле ачып җибәрде. Балалар үзләре дә сәләтләрен күрсәтеп, әби-бабайларына шигырьләр, җырлар, котлау открыткаларын бүләк иттеләр. Ике буын төрле уеннарда да актив катнашты.