Центральная детская библиотека

“Мульти-пульти илендә”

Мультфильмнар карау – балаларның иң яраткан шөгыльләреннән берсе.  Аларның күңеллеләре дә, нәрсәгә дә булса өйрәтә торганнары да бар. Мультфильмнарның рәсем итеп ясалганнары, пластилин, курчаклар, компьютер  ярдәмендә төшерелгәннәре дә, тагын әллә ниндиләре була...

    29 нчы сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсенә “Мульти-пульти илендә” дип исемләнгән мультфейерверк үткәрелде. Балтач урта мәктәбенең 3Б сыйныфы укучылары мультфильмнар турында бик күп мәгълүматлар белделәр. Алар хәзерге заманда төшерелгән русча һәм татарча анимацион фильмнар белән бергә, 1937 елда төшерелгән аклы-каралы “Красная шапочка” мультфильмын да карадылар.