Центральная детская библиотека

Күбәләк сәфәргә чакыра

2021-2022 уку елына "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру дәвам итә. Шушы уңайдан, 23 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре  Балтач урта мәктәбендә, 1сыйныф укучылары өчен "Күбәләк сәфәргә чакыра" исеме астында мәдәни дәрес үткәрделәр. Чуар күлмәкле Күбәләк кызы укучыларны Татарстан, Казан, Балтач буйлап мәдәният учакларында сәяхәттә йөртте. Балаларга "Укучының мәдәни көндәлекләре" тапшырылды.