Центральная детская библиотека

Балачак - китаплы ил

    Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш... Әлеге әдипләр татар балаларының сабый чакларыннан алып, китапка тартыла башлаган мизгелләреннән бирле, әти-әниләр, әби-бабайлар укыганны яратып тыңлый торган язучы-шагыйрьләре.

    20 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә үткәрелгән “Балачак – китаплы ил” әдәби иртәсе Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш иҗатына багышланган иде. Чараның кунаклары – 1нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар әдипләрнең тормышына кагылышлы кызыклы фактларны тыңладылар, иҗатлары буенча кызыклы сорауларга җаваплар таптылар.