“Хикмәтле Кызыл китап”
“Салкын чишмә” экопаркы Балтачның гаҗәеп гүзәл табигать почмагына әйләнде. Биредә 14 сентябрь көнне Балтач урта мәктәбенең 2 А сыйныфы укучылары өчен “Хикмәтле Кызыл китап” дип аталган экомозаика үткәрелде. Чарага килгән Кызыл китап укучыларга үзе турында сөйләде. Балалар кызыклы уеннарда катнашып, белемнәрен сынадылар.