“Әйдәгез, дуслашыйк”
6 нче сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Әйдәгез, дуслашыйк” дип аталган информминутка үткәрелде.
Чараның кунаклары – Балтач мәктәбенең 2А сыйныфы укучылары туган тел, бердәмлек төшенчәләренең асылына төшенделәр. Дуслыкка багышланган балалар китаплары белән таныштылар, туган телдә шигырьләр сөйләделәр, мавыктыргыч уеннарда көчләрен сынаштылар.