Центральная детская библиотека

Туган җирем бер генә

30 август – Татарстан Республикасы көне. Әлеге бәйрәмне каршылап, 27 август көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Туган җирем бер генә” дигән исем астында викториналы карусель үткәрелде. Чарага килгән кунаклар – 2нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар, бергәләп,  Татарстан Республикасы турында сорауларга җавап эзләделәр, биремнәрне үтәделәр.