Центральная детская библиотека

“Милләтем һәм гаиләм белән көчле мин”

23 июльдә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Милләтем һәм гаиләм белән көчле мин” дип аталган эрудит марафон уены узды. Уенда 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әниләре катнашты. Уенның беренче өлешендә китапханәче туган телгә багышланган мәкальләр, табышмаклар әйтте, популяр китаплар буенча сораулар бирде. Уенның икенче өлешендә тәрбиячеләр “Балалар сөйли” һәм “Татар халык әкиятен сәхнәләштер” дигән уеннар тәкъдим итте. Чарада балалар гына түгел, әниләр дә актив катнашты.