Центральная детская библиотека

Китаплар шатлык өләшә

15 июль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3 номерлы балалар бакчасында булдылар. Биредә мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен “Китаплар шатлык өләшә” дип аталган китаплы тамаша үткәрелде. 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән әлеге чара уен һәм биремнәр аша балаларга ”туган тел”, ”дуслык”, “бердәмлек” төшенчәләренең асылына төшенергә ярдәм итте.

 #балтач #балтаси #балтасинскаяцентральнаядетскаябиблиотека  #балтачүзәкбалаларкитапханәсе