Центральная детская библиотека

Карлсон эздән бара

29 июньдә Хәзинәләр һәм серләр эзләү көне  билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Карлсон эздән бара” дип исемләнгән тамашалы уен үткәрү өчен 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасына бардылар. Бакчаның уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче сабыйлар Карлсонның югалган чия вареньесын эзләделәр. Варенье-хәзинәне табу җиңел генә түгел шул! Балалар төрле биремнәрне үтәделәр, үзләренең булганлыкларын, җитезлекләрен дә күрсәттеләр.