Центральная детская библиотека

ЛитВООК

21 июнь көнне “Балтач”  Үзәк ял паркы балаларның шат авазына күмелде. Биредә Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Балтач урта мәктәбенең “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче балалар өчен  “ЛитBOOK” дип аталган әдәби мозаика үткәрелде. Чарада катнашучы 7 отряд маршрут битләре белән алдан билгеләнгән нокталар буенча хәрәкәт иттеләр.  “Авторлар урамы”, “Китап укучы порталы”,  “Әкияти почта”, “Илтеллектуаль квартал”, “Картиналар галереясы”, “Серләр бульвары”, “Музыкаль салон” пунктларында балалар төрле биремнәрне үтәделәр, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Ахыргы нокта – “Бию порты” һәр команданы бергә флешмобка җыйды.