“Это наша Родина – Россия!”
12 июнь – Россия көнен каршылап, бүген Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Это наша Родина – Россия!” дип исемләнгән викторина уздырылды. Балтач урта мәктәбенең “Крепыш” лагерына йөрүче 1-3 отряд балалары катнашында үткән чарада балалар рус җырлары, табышмаклары, мәкальләре, әкиятләре буенча сорауларга җавап бирделәр; Россиянең табигате, данлыклы шәхесләре, шәһәрләре, армиясе хакында да белемнәрен сынадылар.