Балачак бәйрәме
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, Балтач Үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчык балаларның шат авазына күмелде. Балалар, шау-гөр килеп, “Балачак бәйрәме” дип исемләнгән бәйрәм чарасында катнаштылар. Биредә алар өчен сабын куыклары флешмобы, гофралы кәгазьдән эшләнмәләр мастер классы, “Җәй, кояш, 100 фантазия” позитив-стенды, эрудит сандыгы, ачык һавада уку залы эшләде. “Балачак бәйрәме”ндә уку елы дәвамында иң күп китап укыган китап укучылар да билгеле булды. Балтач урта мәктәбенең 3 Б сыйныфы укучысы Шаһимәрданова Ралинә һәм Норма урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә иң күп китап укучы исемен алып, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Илһамланып, дәртләнеп, шатланып төрле уеннарда катнашкан һәр баланы китапханәчеләр татлы бүләкләр белән сыйлап тордылар.