Центральная детская библиотека

Китап иле дигән бер ил бар...

Балтач Үзәк балалар китапханәсендә паровоз гудогы яңгырады. 26 май көнне биредә “Китап иле дигән бер ил бар...” (“Есть страна Читалия...”) дип исемләнгән библиокруиз үткәрелде. Балтачның 2нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар “паровозга” утырып круизга чыктылар. Алар балалар китаплары буенча төрле биремнәр үтәделәр, күңелле уеннар уйнадылар.